Югары Налим мәдәният йортында гаилә көненә багышланган “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде. Гаилә бәйрәмендә күп балалы үрнәк гаиләләр (Талиповлар, Зарипов һәм Хәкимулиннар) катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, уңган хуҗа, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр. Аларга багышлап авыл үзешчәннәре тарафыннан матур җырлар яңгырады.